Укучылар һәм төркемнәр
Хәбәрләр: укучылар белән язышу, документлар һәм искәртүләр
Укучы кабинетында ике чат — «Администрация» һәм «Инструктор». Мәктәп «Сообщения» бүлегендә җавап бирә һәм беренче булып яза: бер укучыга, исемлектән сайланганнарга, төркемгә яки бурычлыларга.
Укучыда ике чат
Укучы кабинетында ике вкладкалы «Чат» бүлеге бар: «Администрация» һәм «Инструктор».
- «Администрация» директорга һәм менеджерларга килә — менюдагы «Сообщения» (Хәбәрләр) бүлеге, «CRM» астында ук.
- «Инструктор» чатын укучының инструкторы үз кабинетында, «Чат» пунктында күрә. Офис бу язышуны да күрә, ләкин укый гына.
«Сообщения» бүлеге
Сулда — барлык язышулар бер исемлектә: ФИО буенча эзләү, «Администрация» яки «Инструктор» билгесе, укылмаганнар счётчигы. Уңда — язышуның үзе. Enter җибәрә, Shift+Enter — яңа юл. Сезнең хәбәрләр астында «прочитано» күренә.
Укучының инструктор белән язышуында җавап кыры юк. Катнашырга кирәк — «Написать от школы»: бу укучы белән «Администрация» ачыла.

Беренче булып язарга
- «Сообщения» бүлегендә «Новое сообщение» → «Кому» → укучы → «Открыть переписку».
- Укучы карточкасындагы «Написать» төймәсе.
- Берьюлы берничә кешегә: «Ученики» → билгеләр → панельдәге «Написать» → текст → «Отправить». Һәркем хәбәрне үзенең «Администрация» чатына ала.
- Бөтен төркемгә: төркем карточкасы → «Написать группе».
- Төркемнең бурычлыларына: төркемнең «Финансы» вкладкасы → «Напомнить должникам». {имя} һәм {долг} һәркемгә үзенеке куела.
Укучыга Telegram'да (ботны ялгаган булса) һәм браузерда push (рөхсәт иткән булса) хәбәр килә.
Документлар
«Мои документы» — укучы кабинетындагы «Оплата» битендә сылтама. Анда килешү (PDF туры телефоннан ачыла), медсправка — номерын мәктәп кертә, сканны укучы үзе йөкли ала, — тәмамлау турында таныклык һәм мәктәп имзага җибәргән документлар.
Искәртүләр һәм push
Дәрескә бер тәүлек кала укучыга искәртү китә — Telegram'га һәм браузер push'ы белән. Push кабинетта кабызыла: «Чат» бүлеге → «Уведомления о сообщениях и занятиях» тамгасы → «Включить» → браузерда рөхсәт итәргә. iPhone'да башта кабинетны «Домой» экранына өстәргә кирәк, киңәш шунда ук.
Йөртүгә яки имтиханга язылган укучы Telegram'да һәм кабинетта «Буду» һәм «Перенести» төймәләрен ала. Дәрес карточкасында күренә: «ждём подтверждения ученика», «ученик подтвердил» яки «ученик просит перенести».